Алмаз Мирзаянов өйләнә! Күп кенә кызларның йөрәге ярылгандыр ярылуын — ләкин бу чып-чын мәгълүмат! Артист кичә үз төркемендә эшләүче, танылып килгән яшь җырчы — Зөлфирә Шәйдуллинага тәкъдим ясаган. Фотолардан күренгәнчә кыз егетнең тәкъдимгә «әйе» дип җавап кайтарган. Исегездә булса, Алмаз «Сер булып калсын» тапшыруына килгәч, «Йөргән кызың бармы» дигән сорауга анык кына җавап кайтармаган иде: «Без аның белән инде бер очраштык.. Аңлашылмаучанлыклар килеп чыккач аерылышкан идек…» дип сөйләгән иде. Күрәсең, әлеге туташ нәкъ менә Зөлфирә булган да.


Гашыйк җаннарга бәхет телибез!