Татар-башкорт эстрадасының популяр җырчысы Элвин Грей шаккатыруын дәвам итә. Радик Юльякшин үз лейблы астында ресторан ачарга җыенып йөри. “Көз айларында Уфа да һәм Казанда рестораннарны ачарбыз да инде,” дип сөйләде ул. Шулай ук җырчы ресторанда төрле ризыклар булачагына да басым ясый, һәм әлбәттә ул мәйданны фан очрашулар уздыру өчен кулланачагын да яшерми. Шулай булгач, әзерләнегез, тиздән Грей безне матур җырлар белән генә түгел, тәмле ашлар белән дә сөендерәчәк.