Салават Фәтхетдинов бөтен каен җиләген җыеп бетергән. Юк, үзе яланга барып, мөкәйләп җыймаган, юл буенда сатучыларныкын кырып-себереп җыеп кайткан.  Татар эстрадасының танылган юмористы Җәвит Шакировка исә аз гына да калмаган. Әле алай гына да түгел, Җәвит җир җиләген «җыярга» да өлгермәгән… Шулай итеп ул Салаватка 2гә 0 исәбе белән оттырган.

Моңа карамастан Шакировлар гаиләсе әлеге ситуациядән чыгу юлын инде тапкан. Кыш буе җиләк кайнатмасы ашарга Фәтхетдиновлар гаиләсенә йөрергә җыена. Салаваттан  җиләк булса, Җәвиттән —  шикәр…

Әлеге вакыйгадан соң Җәвит Шакиров Салават Фәтхетдиновның борынына чиртергә теләп, иртә таңнан балыкка барган. Бәхет елмайган үзенә: зуууууур балык эләктереп кайткан. Бу ярышта кем җиңәр — тиздән белербез!