Рамил Айметдинов интернеттагы яңалыкларны укып кайвакыт шок хәлендә кала. «Укучылар игътибарын җәлеп итәм дип журналистлар әллә ниләр яза, шуңа бераз котырам да»,  ди ул. Әле күптән түгел үзе хакында «Айметдинов рус кызына өйләнә», дип аталган язма укыган… Алай гына да түгел, анда: «Рамил үзе намаз укый, ә үзе урыс кызын кияүгә ала» дип язганнар. Дуслар, юк-барга ышана күрмәгез. Рамил әле өйләнми!