Әле кичә генә социаль челтәрләрдә яңа челлендж (русчалатып әйткәндә «развести на слабо» дигән сүз) башланды. Челленджны кагыйдәсе — сулы, яки башка эчемлекле бутылканың бөкесен бөтерелеп тибеп аяк белән ачарга кирәк. Бөтен дөнья челленджта катнашканда татар эстрадасы җырчылары да  читтә кала алмый бит инде?! Беренче итеп челленджны Элвин Грей һәм аның төркеме башлады. Егетләр видеоны инстаграм аккаунтка керттеләр.  Ләкин эш моның белән генә тәмамланмаган, Грей әлеге эстафетаны Салават Фәтхетдиновка дәвам итәргә тәкъдим иткән… Салават Зәки улы челленджны кемгә тапшырыр — анысын тиздән белербез!