Татарстанның атказанган артисты, автор башкаручы кабриолет алган. Ул инде аның белән җилдертеп йөрүен видеога төшереп социаль челтәрләргә дә куйды. Хәер, кабриолетны сатып алганнармы, элеккеге «копейка»дан үзләре ясаганнармы — анысы билгесез. Ләкин шунысы хак — Тямайга кабриолет килешә!