Бу хакта җырчы үзенең инстаграм аккаунтында хәбәр итте. Кызы турында Рифат журналистлардан белгән: «Кызым, әгәр син мине тапсаң, белсәң, кайт, пожалуйста, танышыйк, бәгырем. Сагындым», дип моңсулана ул. Шулай ук җырчы кызына якынча өч яшь булуын да чамалый… Чөнки журналистлар  аның тиздән татар балалар бакчасына йөри башлаячагы хакында яза. Бу вакыйга моның белән генә тәмамланмый, дәвамын «ШоуБез» тапшыруының бу атнадагы чыгарылышында ишетерсез.