«Сер булып калсын» тапшыруының яңа чыгарылышында танылган җырчысы — Илсөя Бәдретдинованың серләрен чиштек. Җырчы танылып киткәнче кем булып эшләүләрен дә, тормышындагы кызыклы һәм кызганыч вакыйгаларны да түкми-чәчми сөйләде. Ләкин ул бигрәк тә ачынып, әле күптән түгел генә, улы — Нариман белән булган вакыйгага басым ясады. Илсөя улының үзенә ошамаган гамәле өчен ачулана, ә Нариман исә: «Өйрәтмә мине яшәргә, мин инде зур», — дип җавап кайтара… Җырчы әлеге ситуациядән соң әнисе белән булган вакыйганы искә ала. Баксаң, 16 яшендә Илсөя белән әнисе арасында нәкъ шушындый хәл була. Әлеге вакыйганы тулысынча «Сер булып калсын» тапшыруының, 12 нче минутында ишетә аласыз. «ТатМузТВ» телеканалының ютубына язылыгыз!