Фирдүс Тямаев бу сүзләрен Рифат Зарипов видео төшергәндә әйтә. Видеода күренгәнчә, Фирдүс, Рифат, Зөфәр Хәйретдинов, Элвин Грей, Ризат Рамазанов, Әнвәр Нургалиев, Марат Шәйбәков һәм Рәсим Низамов  бер кафеда утыралар. Сүз арты сүз китә, җырчылар үзара шаярышалар, ләкин Фирдүс кенә эндәшми, видео ахырында гына: «Рифат янында күп сөйләшергә ярамый. Салават абыйга барып әйтә ул бөтен әйберне», — ди дә шаркылдап көлеп җибәрә, һәм башкаларда аңа кушыла. Рифат Салават Фәтхетдиновка нәрсәләр