Бу яңалыкны күпләр популяр җырчының инстаграмында күргәндер — Элвин Грейның төркемендә яңа кыз җырлый! Җырчы концертка әзерләнгәннәрен видеога төшереп сторисына куйды һәм әлеге видеода төркемнең яңа кешесе дә бар иде. Сәхнәдә репетиөия ясаучы кыз  инде аның Уфада узган концертында чыгыш ясаган. Башкаручының исеме — Лэйна, Кукмара кызы. Ләкин моңа кадәр ул гастрольләрендә катнашмады. Әйтергә кирәк, Элвин Грей һәм аның төркемендә эшләүче егетләргә кызның җырлавы ошый. Моны астагы видеоны карап аңлый аласыз…