Бу хакта Ришат Төхвәтуллин үзенең инстаграмында хәбәр итте. Җырчы «Rishat Tukhvatullin studio» дип язылган эмблеманы төшереп үзенең студиясе тиздән әзер булу турында әйтә. Шушы сторисында ул Мәскәүдә яшәп, иҗат итүче Динара Ряхимованы билгеләп, рәхмәт дип язып куйган. Җырчы кыз аңа ничек ярдәм иткәндер анысын белмибез. Ләкин ярдәм итүе — хак.