«ТатМузТВ» телеканалы тамашачылары өчен шәп бүләк әзерләгән — 23 март көнне «Пирамида» концертлар залында узачак, TMTV премияләрен тапшыру тантанасына ике кешелек чакыру билеты. Ләкин бүләккә лаек булыр өчен бераз тырышырга кирәк.

11 марттан 21 мартка кадәр «ХАТЛАЙН» тапшыруында бәйге барачак. Аның кагыйдәләре бик гади: туры эфирга шалтыратырга, татар эстрадасы белән бәйле өч сорауга җавап бирергә кирәк. Өч сорауга да дөрес, төгәл җавап бирүче тамашачы финалга үтә. Финал шулай ук «ХАТЛАЙН» тапшыруында, 22 мартта узачак.
Бәхетегезне сынап карарга теләсәгез «ХАТЛАЙН» тапшыруының туры эфир номерын язып куегыз: 567-13-43.