Башкортостанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевны концертларына билетларны «подпольно» сатуда гаеплиләр. Җырчы бу хатка үзенең инстаграм битендә хәбәр итте. Бер тамашачы аңа: “Сезнең концертка блат белән генә кереп була, афишаны бүген генә куйдылар, ә билетлар соңгы рәттә генә калган..” дип яза. Җырчы исә, бу фактның дөрес булмавын, бар билетларны кассага тапшыруы хакында әйтә.

Әнвәр әфәнде, моңа бер дә борчылырга кирәкми! Билетлар булмау – сезнең тамашачы мәхәббәтен яулавыгызны гына аңлата! Уңышлар сезгә!