Вадим Захаров хатыны — Лариса белән  танышканда үзе хакында шулай дип сөйли. Танышулары да аларның «Татар радиосы» аша була. Озак вакытлар телефон аша гына аралашалар:  «Үземне авылда эшләүче тракторист дип әйттем. Исемне дә ялганладым. Лариса — Казан кызы, ничек минем белән аралаша икән бу дип баш вата идем. Гадилегенә таң калдым. Миңа шундый, үзем кебек, гади кеше кирәк иде инде», — дип сөйләде Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров. Шушы хәлләрдән соң алар очрашып йөри башлыйлар. Аннан бераз вакытка аерылышып та торалар, ә ике ел йөргәннән соң 2010 нчы елны өйләнешәләр. Бүген инде алар ике кызы тәрбияли… Захаровларның мәхәббәт тарихы менә шундыйрак.