Хаман Элвин Грей — Радик Юльякшинны йөргән кызы юк, нишләп берсе белән дә йөрми икән дип тинтерәтә идек. Җавап табылды бугай. Әле кичә генә Радик Данир Сабировларда кунакта булды. Данирның хатынын туган көне белән котлап, артистлар гаиләсендә кунак булды. Сүз башы бит кодагый дигәндәй, Грей  Сабировларның олы кызы белән инстаграмга фото кертте… «Матуркай» дип язган ул әлеге постта. Кем белә бит, Алла белән Галкин арасында да яшь аермасы зур… Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең дә…