Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразованың ире — танылган җырчы -Илдар Хәкимов, клип төшергән вакытта егылып җәрәһәтләнә. Җырчы бу хакта үзенең инстаграм битендә менә нәрсә язды:
«Кадерле тамашачыларыбыз, дусларыбыз.
Бүген интернет челтәрендә чыккан хәбәрдән соң бик куп шалтыратыраттылар…
Ильдарның хәлен сорыйлар.
Бүген инде яхшырак. 15 ел бергә, кулга кул тотынып эшләп, беренче тапкыр сәхнәгә үзем генә чыктым. Кукмара концертында тамашачыларга Ильдарның концертта була алмавын аңлатып киттем. Дөнья булгач төрле хәлләр була. Кем уйлаган, көтмәгәндә, клип төшергәндә егылып төшеп җәрәһәтләнер дип. Әйтәләр бит, егыласыңны белгән булсаң, мендәр салып куяр идең дип. Ходай кушмасын берсенә дә. Газап чикмәгез, сак булыгыз.
Ильдар бирешми, озакламый сәхнәгә чыгам ди.
Савыгуыңны көтәбез, җаным! 🙏»

Без дә Илдарның тизрәк аякка басуына өмет итеп калабыз!