Хәмдүнә Тимергалиева «Сер булып калсын» тапшыруында яшь җырчыларга булган мөнәсәбәте хакында сөйләде. «Яшь вакытта үзем күп михнәтләр күрдем, шуннан соң әйткән сүзем бар иде: яшь җырчыларга сүз әйтмим дигән. Шул сүземдә торам. Барысы белән дә мөнәсәбәтләрем бик әйбәт. Булдыралганнар эшләсен, булмаганнарын халык төшереп калдыра аны. Аеруча Элвин Грейны яратам! Мин аны 13 яшеннән үк беләм. Ул инде 13 яшеннән Башкортостанда дискотекаларда эшли иде. Аны шуңа яратам — 10 мең халык җыеп эшли. Ләкин шапырынып йөрми. Күңеле сабый — шуңа яратам. Ул эстрадага бик зур үзгәрешләр алып килде. Аны берничек тә югалтып булмый. Тавышсыз дип тә әйтеп карыйлар аны! Тавышы булмаган кеше 10 мең халык җыя аламени? Ул бит безнеке! Аның өчен сөенергә кирәк,» — дип белдерде җырчы.

Легендар җырчыбызның калган яшь талантлар турында ниләр әйтүен белергә теләсәгез, тапшыруны тулсынча карагыз!