Танылган артист Данир Сабиров малайлы булган! Кичә Данир бер эт белән видео кертеп: «Хәзер безнең малаебыз бар», дип белдерде.

Артистка аны хәләл җефете — Миләүшә алып биргән:  «Спорт белән шөгыльләнергә хатын иптәш алып бирде. Рәхмәт!» дип сторис кертте ул! Данир эткә әлегә «брат» дип эндәшә. Ләкин шушы көннәрдә кушаматын тамашачыларга да җиткерәчәген әйтте. «Малайларына» нинди исем кушарлар — тиздән белербез!