Бүген автоспорт буенча Татарстанның 2 нче ачык чемпионаты узган. Әлеге ярышта Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм дә катнашкан. Ничә еллар дәвамында авто-узышларда катнашкан, һәм алдынгы урыннарны яулаучы егет бу юлы да сынатмаган — Рөстәм финишка беренче булып килә!

Салават Фәтхетдинов ярышлар урынына — улы өчен җан атарга барган — җырчы хис-кичерешләрен видеога төшереп инстаграмга кертте, һәм әлеге җиңүне Минтимер Шәймиевка багышлавын җиткерде!