Татар эстрадасы җырчыларын “фонограммага җырлыйлар” дип сүгәләр. Ләкин андыйлар арасында Филүс Каһиров кебекләр – фонограммага җырламаучылар да шактый. Җырчы нинди генә чара булмасын – гел тере тавышка җырлый!

— Моннан 8-9 ел элек. Телевидениягә съемкаларга чакырдылар. Җырны фонограммага башкарырга куштылар. Башкача булмый дип аңлаткач – ризалашырга туры килде инде. Ләкин ник ризалашканыма үзем үкендем. Җырлап бетергәнче дер калтырап, селкенергә дә куркып басып тордым. Башка мине чакырмагыз, җырласам тере тавышка гына җырлыйм дип сүгенә-сүгенә кайтып киттем. Һәм башка беркайчан фонограммага җырламаска сүз бирдем, ди ул.

Филүс Каһиров үзенең аена 20 концерт куя алмавын шуның белән аңлатты да.

Ә сез концерт барышында кемнең фонограммага, ә кемнең тере тавышка җырлаганын аера аласызмы?