Әнвәр Нургалиевны кечкенә чакта апасы Рәйсә Уфага алып килә торган була. «Каникулда калада була идем. Ләкин мин анда шәһәр карарга түгел, ә туңдырма ашарга бардым», — дип көлеп балачагын искә алды Әнвәр Нургалиев. Ә калган җырчылар туңдырма яратамы? Аларның яраткан баллы ризыкылары нинди? Анысын ТОПКЛИП хит-парадының алдагы чыгарылышларының берсендә белерсез.