Татар эстрадасының популяр җырчысы Ришат Төхвәтулллиннга тамашачыларыннан кисәтү килгән.

Концерт барышында бер ханым сәхнәгә менеп Ришатка теләкләрен, үз фикерен җиткергән һәм “Өйләнмәсәң киләсе елга концертка килмә” дип өстәгән. Җырчының әтисе дә улына “Өйләнмәсәң кайтып йөрмә” дип әйтә икән. Ришат исә, нишләргә белми – инстаграмдагы дусларыннан сорый.

Ә без үз чиратыбызда: «Ришат, яшең бара бит – өйләнергә кирәк..!» дибез.