Айгөл Рәхимова бу атнада тамашачыларны шаккаттырды. Яшь җырчы әле күптән түгел генә барысына егетем юк дип йөрсә – никах күлмәгеннән фото кертеп куйды.

 

Ләкин Җырчы моның бары тик реклама өчен генә төшүен аңлатты да. Әмма Айгөлнең берничә көн элек керткән фотосыннан соң җырчының никахын озак көтәсе калмады кебек. Соңгы арада Айгөлнең социаль челтәрләрендә яшь җырчы Хәким белән фотолар күбәйде. Моннан нәрсә килеп чыгар… күрербез.