Ильсур һәм Гөлназ Шәрипҗановлар гаиләсендә зур яңалык. Җырчылар икенче тапкыр әти-әни булырга җыена.

Тамашачылар әлеге сөенечне күптән сизеп алдылар булса кирәк. Гөлназның инстаграм битендә урнаштырылган фотосурәтләр халыкта зур кызыксыну уятты. Фото астындагы сорау-фикерләр моны ачык дәлилли. Ниһаять, Гөлназ Шәрипҗанова барлык шикләнүләргә нокта куйды. Ул үзенең янәдән әни булырга җыенуы турында язма урнаштырган. Бала көтүне, һичшиксез, һәрбер хатын-кыз тормышындагы иң гүзәл мизгел булуын да ассызыклап узган.

 

Кызлары Асылбикәгә иптәшкә кемне алып кайтулары әлегә безгә мәгълүм түгел. Яшь гаиләне шушындый матур вакыйга белән ихластан тәбриклибез.