«Татар радиосы» традицион рәвештә ел саен үз тыңлаучысы өчен уникаль җанлы концерт — «Татар радиосы» хитлары» концерты әзерли. Һәм бу ел да искәрмә түгел!

27 октябрьда «Пирамида» концертлар залында танылган җырчылар соңгы айларда популяр булган хитларын музыка уен коралларына кушылып башкарачак. Җанлы тавыш! Онытылмаслык шоу! Иң шәп җырлар! «Татар радиосы»ның туган көненә багышланган грандиоз тамашага рәхим итегез!