Ничә яшьтә булуыңа карамастан күңелең яшь булсын диләрме әле. Бу сүзләр нәкъ Айдар Галимов турында.

Күптән түгел Уфада танылган рэпер Тимати бургерлар челтәренең бер ноктасын ачкан иде. Башкортостанның, һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов шунда барып хәләл бургерлар ашап кайткан. Һәм бургер тотып фотога төшеп – инстаграмга керткән.

Аңлавыгызча, фото астында комментарийлар шактый җыелган. Кемдер “Өйдә ашатмыйлармы әллә?”, “ Тазарасыз бит?” дип язса, кайберәүләр: “О, круто!”, “Ашларыгыз тәмле булсын” дип язган. Ә мин Айдар абыйга кызыгып кына куйдым! Уфага кунакка килеп чыгармын әле!