Әле узган атнада гына сезне ШоуБизнес яңалыклары белән таныштыручы Айгөл Рәхимова , бүген исә чит илгә очарга дип чемоданнарын тутыра. “Путевка” мәсьәләсен алдан кайгырмаган Айгөлнең бүген инде сайлау мөмкинлеге алай зур түгел.  Җырчы кыз исә, ялның актив булганына өстенлек бирә.

Азия илләрен ярата. Әгәр сездә Бали, Пхукет, ГОА, Шри-Ланка, Малдив утраулары фанаты булсагыз, акча янчыгыгыз җитәрлек дәрәҗәдә кыштырдаса, сез дә Айгөлгә ияреп сәяхәткә чыгып китә аласыз!