Якташыбыз, рус эстрадасының популяр җырчысы АЛСУны Россиянең атказанган артисты исеме белән бүләкләргә дигән карар чыгарылган.

Әлеге хакта җырчы үзенең инстаграм аккаунтында хәбәр итте. Биредә ул: “Кат кат укыдым. Ышана алмыйм. Бик зур рәхмәт!» дип язган.

Язылучылары да Алсуны әлеге дәрәҗәле исем белән тәбрик иткән. Исегезгә төшереп үтәм, Алсу  татарстаннаң халык артисты исеме белән бүләкләнгән иде инде. Без исә бар котлауларга кушылып, Алсуга иҗади үрләр телибез!