Татар эстрадасының иң яшь җырчыларының берсе Лия Шамсина, ниһаять, быел мәктәпне тәмамлады. Лия үзе Яр Чаллы шәһәре кызы. Ләкин Мәскәүгә күченеп китү сәбәпле, ул соңгы уку елын анда укыган, һәм соңгы кыңгырау да аның өчен биредә чыңлаган.

Шунысы да кызык, Шамсиннар гаиләсе өчен быел ике чыгарылыш кичәсе булган. Лиянең энесе балалар бакчасын тәмамлаган.  Аның белән бергәләп тагын 11 сыйныф укыйсы булыр әле, дип көлде Лияы үзе. Әлегә җырчы кызыбыз кайда укырга керәсен сер итеп калдырды. Анысы мөһим дә түгел! Сиңа бары тик Уңышлар телибез, Лия!