Беренче яңалыгым — юморист, пародист һәм просто шәп кеше — Рамил Шарапов турында! Рамилнең Инстаграм аккаунтын күрдем дә — аңа бит атказанган балыкчы исеме бирергә кирәк икән! Инде менә ничә атна Рамил, күршесе — Наил абый белән, туган якларында балык тотып ята.

Көн саен иртәнге дүрттә торып чыгып китәләр алар. Бишешәр килолы балыклар була дип мактана Рамил.  Мондый зур балыкларны алар кукуруз, борчакка тота икән.

 

Бигрәк ябыксың бит Рамил, сына күрмә! Балыкларны күршең — Наил абый күтәреп кайтсын! Һәм безгә дә өлеш чыгарырга онытма инде. Сине Казанда көтәбез!