Бүген, 17 май көнне, танылган җырчы — Ләйсән Гыймаева һәм «Тәмле көрәш» алып баручысы — Булат Бәйрәмов, өченче кыз  алып кайткан. Сабыйга Зәйнәп дип исем бирергә уйлыйлар.Булат белән Ләйсән ике кыз — Таңсылу белән Зифабану үстерәләр иде инде. «Аллага шөкер «няняларыбыз» үсте», -дип шаяртты гаилә башлыгы.

Без үзчиратыбызда гаиләнең зур шатлыклары белән котлыйбыз! Исән-сау, тигез канат астында үстерергә насыйп булсын!

Аларның әлеге тематикага багышланган видеоклипларын да карап китик.