Ләйсән Мәхмүтова әнисе — Россиянең халык артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының  актрисасы — Исламия Мәхмүтова белән үлемсез полкта катнашкан.

«Әни белән хисләргә бирелеп җырлый җырлый, елый елый бардык» дип сөйләде җырчы. Ләйсәннең әлеге чарада беренче тапкыр катнашуы булган. Һәм ул бик кәнагәть калган : Илебез өчен горурландым ди ул.

Әле моңа өстәп авторбашкаручы бу арада яңа дуэт белән янып йөри икән. Кем белән яздырасың соң дигәч — елмая гына. !Нык текә дуэт булачак», дип вәгъдә  итте. Йә, Ләйсән, көтәбез. Беренче булып безгә тыңлатырсың!