Май бәйрәмнәрен кем кайда үткәргәндер белмибез – ә менә Динә Латыйпова Парижга барып кайткан. Ничә көнгә барганын да, кайчан кайтканын да белмим. Ә ничек кайтканын күрдек. Аягында җәйге аяк кием – слансылар, ә үзе “Париждан кайтам, париждан. Сезгә яз алып кайтам” дип, сикерә-сикерә кайткан ул. Рафаэль абый да барды микән – белмибез. Видеода ул берүзе генә. Карыйбыз:

Сезнең дә Париж күрәсегез килсә Динә ападан сорагыз. Татарстанда гына бугай ул. Әллә ни мәшәкатьләнеп йөргәнгә охшамаган.