Тиздән күпләрегез җәйге ялларга тукталыр – чит илләргә барыр. Ә татар эстрадасы йолдызлары инде ял итә башлады. Танылган алып баручы – Айрат Ильясов Төркиядә ял итеп ята.

Аннан күреп,  Элвин Грей әнисе Нәфисә һәм апасы Регина белән Тайландта – Паттайяда су коена.

Шунысы гаҗәп: узган юлы – кышкы каникулларда, Радик шулай ук Паттайяда ял итте, һәм  диңгез фонында бер балконнан фотолар кертеп, кызыктырып торган иде.

Бу юлы Радикның апасы Регина да  нәкъ шул балконнан фотолар кертә.

Әллә Радик Паттайяда фатир сатып алганмы?  Кайбер мәгълүматлар буенча диңгез янындагы мондый фатирлар якынча 54 мең евро тора икән.  Хәер, елына 500гә якын концерт  куйган җырчы өчен бу әллә ни түгел. Без  Айрат белән Радикка бары тик күңелле яллар телибез.