ТатМузТВ – беренче! Һәм әлеге беренчелекне безгә «Яшьлек тавышы» хит-парадын алып баручы, яшь җырчыбыз Диана Тәҗетдинова алып килгән!

Нормаль хатын-кыз буш вакытын спа-салоннарда ял итеп уздырса, Диана Тәҗетдинова исә, пычракка батып, квардроцикларда узышырга ярата икән. Биектау районында квадросезонны ачып, бәйге оештыралар – һәм әле кыш көне генә бу техника белән танышкан Диана – шунда чаба!

“Профессионал катнашучылар арасында берүзем генә идем. Барысы да стажлы. Җитмәсә мин берүзем генә. Билгеле башта курыктым. Кар чистартудан кала бер ни эшләгән юк иде бит”, — дип сөйләде  Диана.

Менә шулай, дуслар. Дианабыз дистәләгән егетләр арасында яхшы вакыт күрсәтеп – алтын медальга ия була.

Аның үзен кабатлап әйтик әле: Ә хәзер экраннарда абсолют лидер – каршы алыгыз! Котлыйбыз, Диана!