Татар эстрадасының тагын бер җырлы гаиләсе, ТМТВ премиясе лауреатлары – Рөстәм һәм Ләйлә Галиевлар зур кызлары Риананың чыгарылыш кичәсенә әзерләнә икән. Юк, шундый зур кызлары бар микән дип аптырамагыз! Риана әле кеченә – балалар бакчасын гына тәмамлый.  Чыгарылыш кичәсенә Рөстәм Галиев белән кызы аеруча әзерләнә икән. Чөнки биредә аның кызы белән биисе булачак. Балалар бакчасыннан соң репетициягә йөрүче әти – Рөстәм Галиев балаларның алардан көлүе турында әйтте: «Без — әтиләр,  үзебезчә биергә тырышабыз, ләкин барысы да бик үк матур килеп чыкмый. Шуңа кызчыкларыбыз бездән көлә», — дип сөйләде ул.

Галиевлар гаиләсен тагын да зуррак бәйрәм – чит илдә яллар көтә икән: «Риананың чыгарылыш кичәсе 30 майда, аннан соң ял итәргә чит илгә барып кайтырга планлаштырабыз», дип сөйләде Рөстәм.
Гаилә башлыгы кайда ял итәчәкәләрен сер итеп калдырды. Ләкин фотолар ярдәмендә без моны тиз ачыкларыбыз дип уйлыйм. Уңышлар, Галиевлар!