Elvin Grey белән Әнвәр Нургалиевны машина таптый язган! Бу хәл Мәскәүдә булган. Җырчылар бер зур концерттан соң аэропортка ашыкканнар. Ашыгу сәбәпле, юл аша тиеш булмаган урында чыкканнар һәм шулвакыт алар каршына автобус килеп чыккан.

Боларның барысын да видеога төшереп, Әнвәр Нургалиев үзенең Инстаграм профиленә керткән. «Самолётка соңладык, ә Элвин Грей администраторсыз кала язды», — дип язган Әнвәр.

Җырчының бу постына тыңлаучылар комментарийләр дә калдырган. «Сак булыгыз!», «Ай-яй, Мәскәүдә юлны тиеш булмаган урында чыгарга ярамый!», «Бу сезгә Уфа түгел», — дигәннәр алар.

Elvin белән Әнвәр тыңлаучыларның киңәшләренә колак салыр дип ышанабыз!