Бала көткән вакытта фотога төшү модага кереп китте. Эстрадабыз җырчылары да бу тенденциядән читтә калмый. Тиздән өченче тапкыр әни булырга җыенучы Ләйсән Гыймаеваның да яңа фотосессиясе булган. “Бер генә көнгә булса да җәйгә кайтып килдем. Тизрәк шундый чәчәкләр арасында йөрисе, матур күлмәкләр киясе килә”, — дип язган Ләйсән фотолар астына.
  
Билгеле булганча, “ТатМузТВ” телеканалы алып баручысы, шоумен Булат Бәйрәмов һәм җырчы Ләйсән Гыймаева өченче балаларын көтә. Бу хакта безнең телеканал аша эксклюзив рәвештә Булат Бәйрәмов үзе хәбәр иткән иде. Интернетта Ләйсәннең тыңлаучылары туачак сабыйның кем буласын чамалый башлаган инде.

Кем булса да ярый, иң мөһиме сәламәт булсын! “ТатМузТВ” телеканалы Бәйрәмовлар гаиләсенә көтелгән зур эшләрендә уңышлар тели!