Якын киләчәктә татар эстрадасында Айваз Садыров исемле җырчы барлыкка килмәгәе! Шушы көннәрдә “Татар радиосы”ның баш мөхәррире Айваз Садыров үзенең Инстаграм профиленә җырлавын видеога төшереп кертә башлады. «Колакны табуны белән килеп, атлар көтүе таптап киткән булса да, күңелгә килсә, мырлап йөрим», — ди «Татар радиосы»ның баш мөхәррире.

Айвазның беренче җыры Олимпия уеннарына багышланган.

Икенче җырын исә Айваз үзенең бабасы Илдус абый белән башкара. Егетләр бергәләп “Зәңгәр күлмәк” җырын җырлый.

Нәрсә дип әйтик, “Җырның ертыгы юк”, диләр. Җырлыйсың килә икән, җырла, Айваз!