Бүген «ТатМузТВ»да — бәйрәм!
БЕЗГӘ 6 ЯШЬ!
Нәкъ 6 ел элек шушы көнне безнең телеканал үз эшен башлап җибәрде. Шушы вакыт эчендә «ТатМузТВ»ның үз йөзе, үз урыны, үз тамашачысы барлыкка килде. Бүген без үзебезнең татар телле телеканаллар арасында алдынгылар рәтендә булуыбызны курыкмыйча әйтә алабыз. Ә моның өчен сезгә рәхмәт, хөрмәтле тамашачыбыз! «ТатМузТВ» сезнең мәнфәгатьләрне кайгыртып эшли! Һәр тапшыру, һәр клип сезнең күңелләрдә чагылыш тапсын иде!
Алдагы көннәрдә дә бергә булыйк! Татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә бергәләп өлеш кертик! Бәйрәм белән! Уррра!
P.S. Туган көнне кайчан билгеләп үтәбез, дисезме? Кайчан булсын, әлбәттә 21 апрель көнне «Пирамида»да! TMTV премияләрен тапшыру тантанасы ул безнең туган көн бәйрәме дә! Килегез! Бергәләп күңел ачарбыз!