Юмор артисты, «Татар радиосы» алып баручысы Әбри Хәбриев Рөстәм Миңнехановка багышлап җыр язган. «Сүзләре дә, көе дә үземнеке. Туган көнегез белән, Рөстәм абый», — дип язган Әбри үзенең Инстаграм профилендә һәм җырдан өзекне дә куйган. Мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күр, диләр. Җырдан өзекне сез дә карагыз.

 

Эстраданың башка йолдызлары да бүген ил башлыгын туган көне белән котлады.

 

«Барс-Медиа» татар медиа группасы һәм «ТатМузТВ» татар музыкаль телеканалы исеменнән Рөстәм Нургали улын без дә туган көне белән котлыйбыз! Сезгә җаваплы һәм күп көч таләп итә торган эшегездә уңышлар, исәнлек-саулык, бәхет телибез! Татарстан мәнфәгатьләрен кайгыртуда сабырлык юлдаш булсын!