Артист тормышы маҗараларга бай инде ул. Шушы көннәрдә Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар да кызык хәлгә калган. Җырлы гаилә концерт буласы көнне бутаган һәм буш мәдәният йортына барып кергән. Бу хакта Гүзәлем үзенең Инстаграмында хәбәр итте.

«Матурланып, бизәнеп-ясанып, костюмнарны алып Биектауга хәйрия концертына килдек. Ләкин анда бер кеше дә юк иде. Чөнки кемдер даталарны бутаган», — дип сөйли Гүзәлем видеода Салаватны күз уңында тотып. Ә Салават акланып: «Аның каравы без мәдәният йортының каравылчысының кәефен күтәрдек. Рәхәтләнеп көлде ул бездән», — ди.

Күңелле видеоны сез дә карагыз:

 

Миңнехановларга игътибарлырак булуларын телибез! Әле ярый, концерт дип уйлап, Мәскәүгә китеп бармагансыз!