«Ямьле» төркеменең составы үзгәрә! Дүрт җырчы кыздан торган төркемдә хәзер өч кенә солист булачак. «Ямьле»дән Дилия Ахметшина китә.

Квартетның составы үзгәрү турында яңалыкны кызлар берничә көн элек әйтте. Әмма кем китәсе бүгенгә кадәр сер булып сакланды. Дилия үзенең төркемнән китүен Мәскәүдә яшәве белән аңлата. Шулай ук җырчы сәламәтлегенә һәм гаиләсенә күбрәк игътибар бирергә тели икән.

Төркемдә үзгәрешләр Дилиянең китүе белән генә бетми. «Ямьле»нең  Telegramдагы каналында һәр солист белән бәйле яңалыклар барлыкка килеп тора. Мәсәлән, Вероника Кузнецова ТНТ каналындагы «Песни» проектында катнаша. Альбина Казыханова исә балаларга белем бирүен дәвам итә. Ә Гөлназ Батталова турында төгәл генә берни дә хәбәр ителми. Әмма каналда йөзек фотосы барлыкка килде. Тамашачылар арасында Гөлназга тәкъдим ясаганнар дигән сүз йөри. Җырчының тиздән кияүгә чыгачагы турында яңалыклар моңа кадәр дә булган иде.

Билгеле булганча, «Ямьле»дәге эшчәнлекләреннән кала, кызларның шәхси иҗатлары да бар. Һәм алар уңышсыз түгел. Узган ел Гөлназ Батталова һәм Дилия Ахметшина татар музыкаль телеканалы «TMTV» премиясенә лаек булдылар. Гөлназ — «Иң стильле башкаручы», Дилия «Яңа исем» номинациясендә җиңде.

Быел җиңүчеләр арасында кызлар тагын булырмы? 21 апрель көнне «Пирамида»да белербез! Заманча формат, грандиоз шоу, уйланылган образлар, тәэсирле тамаша һәм эстраданың бөтен каймагы! «TMTV» премиясенә килми калмагыз!

Ә «Ямьле»нең «иске яңа» составына уңышлар телибез!