Җырчыларның образларын чәйнәргә яратабыз инде. Берсен «СЛИШКОМ КЫСКАНЫ кигән», — дип сүксәк, икенчесен «АБАУ, ГЕЛ ИР-АТЛАР кебек киенгән», —  дип сөйлибез. Ә менә Ландыш белән Илсөясең бу образлары турында ни әйтерсез? Әллә болар дуэт җырларга ниятләп шундый күлмәк тектерделәрме икән?

Берсе — кара, берсе — ак — аларга шулай яхшырактыр, анысы… Ләкин кемнең күлмәге матуррак соң? Кара белән ал төс матурмы, әллә ак белән ал төс матуррак күренәме? Һәм гомумән, кем-кемне кабатлаган дип уйлыйсыз?