Ландыш Нигъмәтҗанова бер мәгълүмат чарасына интервью биргән. Һәм биредә ул ялганламыйча, ничек бар шулай —  «Халык яраткач — рәхәт» дип әйткән:

«…Сезгә популярлык кайчан килде, аны кайчан һәм ничек тойдыгыз?

— Мин популяр икән дип, беркайчан да уйлаганым булмады, ул үзеннән-үзе килеп чыкты. «Барс медиа»да “Йолдызлар фабрикасы” ачылды да, мин шул проектта җиңеп чыктым. Аннан соң фильмда төштек, мин “Яратулар булсын газапсыз” дигән җыр белән чыктым. Шуннан китте инде: җыр, җыр һәм концертлар. Концертлар көн саен диярлек иде. Радиодан, телевидениедән “раскрутка” барды.

Популяр мин, дип инде… Халыкка ошагач, халык яраткач — миңа рәхәт, шул гына.

— Сез урамга еш чыгасызмы, сезне таныйлармы?

— Чыгам, әлбәттә. Кибетләрдә дә йөрим, танучылар да бар.

— Танучылар яныгызга киләләрме?

— Кайбер вакытта киләләр, кайвакытта карап кына үтәләр.

— Сез моны сизәсезме?

— Сизәм, әлбәттә…»

Ә сез Ландыш Нигъмәтҗанова иҗатын яратасызмы? Бәлки аны урамда очратканыгызда бардыр? Телевизор, концертлардагы Ландыш белән алар аерыламы?