Февраль аеның башы татар эстрадасына бик күп йолдызлар бүләк иткән. Елның бу вакытында артистлар бер-бер артлы котлаулар кабул итә. Эстафетаны 1 февраль көнне Данир Сабиров башлап җибәрә. 3 февральда аңа Фирдүс Тямаев кушыла. 4 февраль көнне Илсөя Бәдретдинова котлаулар кабул итсә, 5 февральда чират Эльмира Сөләймановага күчә.

Бәйрәм көннәрендә артистлар бик күп котлаулар кабул итте. Илсөя Бәдретдинова үзенең Инстаграмында бүләкләрен дә күрсәтеп барды. Җырчыга бирелгән бүләкләр арасыннан иң оригинале — уклау.

Ә туган көнен иң зурлап уздыручы Фирдүс Тямаев булгандыр. Моның сәбәбе дә бар: җырчыга быел 35 яшь тулды! Фирдүс башта туган көнен тамашачылары һәм иҗатташ дуслары белән Пирамидада концертта, соңрак якыннары белән Казанның бер ресторанында уздырган.

«ТатМузТВ» телеканалы февраль аенда туган артистларны бәйрәмнәре белән котлый! Сезгә тамашачы мәхәббәте телибез!