Танылган журналист, бик күп җырлар авторы – Илфак Шиһапов быел, 5 нче апрельдә, 50 яшьлек юбилеен уздырган булыр иде. Ләкин ни кызганыч, ул инде арабызда юк…

Бу язда Филармония концертлар залында аның истәлегенә багышланган концерт оештырылачак. Аны хөрмәт иткән, иҗатын яраткан дуслары, иҗатташлары барысы да бер сәхнәгә җыелачак. Бу хакта Илсөя Бәдретдинова үзенең инстаграм акаунтында хәбәр итә.