Айгөл Бариева хәләл җефете белән җылы якларда — Мексикада ял итеп ята. Җырчы бар халыкны кызыктырып әле кара, әле ак купальниктан фотолар кертеп, Мексикада ничек рәхәт булуын социаль челтәрләрдә язып тора. Әле моңа өстәп — туры эфирга кереп яллары хакында сөйли.

Ләкин кайбер ньюансларны яшерә… Мисал өчен, Мексикага тур ничә сум булуын, кайсы отельдә ял итүләрен, һәм гомумән бәяләргә кагылышлы мәсәләләрне урап уза.  Әлбәттә, бу кызыклы, һәм ялга барырга теләүчеләр өчен кирәкле фактлар, ләкин бар серләрне дә ачып бетерү кирәк тә түгелдер. Ә менә күрсәткәнен карасаң да була… Ике бала анасы — Айгөл Бариеваның зифа буе белән сокланып, купальникларын бәяләп узыйк әле! Сезгә кайсысы ошый?

 

<!— Put this script tag to the of your page —>