Элвин Грей Тайландта, Айгөл Бариева Мексикада ял иткән арада, Алсу Фазлыева Азатсыз гына Дубай якларын ураштырып кайткан. «Дус кызым белән тәвәкәлләдек тә, билетлар алып Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең матурлыгын күрергә очтык”, — дип сөйләде Алсу.

 

Юк, юк, Алсу белән Азат ачуланышканнар икән дип уйлы күрмәгез. Тормыш чәчәген ял итәргә  Азат үзе җибәрә. “Бик шәп булды, җаным тәнем белән ял иттем. Су салкынча булса да, диңгездә дә коендым, Дубайның тарихи урыннарында да булдык”,- дип сөйләде Алсу. 

«Берничә көнгә генә сузылган әлеге сәяхәтебезене зурлап сөйләделәр инде. Бернинди кыйммәтле кунакханәдә дә тормадык, гап-гади отельда яшәдек»,- дип тә өстәде Алсу.

Ял итүчеләр, ә безнең Татарстаныбызда буран! Җылылыкны чемоданнарга булса да салып алып кайтыгыз әле! Бергәләп җылынырбыз!