11 нче сыйныфта укыганда имтиханнарга гына әзерләнәләр дип уйласагыз, ялгышасыз! Яшь, талантлы җырчыбыз Лия Шамсина имтиханнарын читкә куеп торып, яңа клип төшергән.

«Нинди җырга икәнен әлегә сер булып калсын. Ләкин клип якты төсләргә бай, матур һәм позитив булачагына ышандыра алам. Дусларым белән узгангадырмы клипны төшерүне авыр дип кабул итмәдем. Съемкалар бик күңелле үтте»,- дип сөйләде Лия.

Без исә үз чиратыбызда зур түземсезлек белән әлеге клипны экраннарда көтеп калабыз.